Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Чыршы янында" Татарча җыр

ЧЫРШЫ ЯНЫНДА

Г. Гәрәева көе һәм сүзләре

Ямь-яшел ылыслары,
Балкып тора утлары.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар -
Аюлар һәм куяннар.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Биибез дә җырлыйбыз.
Чыршыкай, чыршыкай,
Бигрәк матур чыршыкай.