Делитесь с друзьями!

привет, Гость

❤881

Поздравления с помолвкой на татарском языке.

Никах көне белән котлау

Поздравления на татарском языке

Смена шрифта

Пар балдаклар балкышыннан,
Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар
Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә,
Тазалыкта-саулыкта,
Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта! 

Изге теләк, назлы сүздән башка,
Табып булмый затлы бүләкне.
Безнең өчен бик тә кадерле сез,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Тигез гомер насыйп булсын,
Гел атлагыз янәшә.
Сау-сәламәт булып кына
Яшәгез сез йөзгәчә. 

Кияү һәм кәләш!
Юллар кебек озын гомер сезгә,
Кайгы җиле бердә тимәсен.
Заман кораллары читләп үтсен,
Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен
Йөзләрдә елмаю янсын,
Табынга җыр куй, әйдә.
Бөтен яктан теләк яусын,
Килен белән кияүгә.
Бик тә җиңел йөрешегез,
Бик пар килгән буегыз.
Гөрләп үтсен тормышыгыз,
Гөрләгәндәй туегыз.
Сезнең өстәлдә һәрвакыт
Сый-хөрмәт тулып торсын.
Сыйлагыз дусны яратып,
Дуслар гел килеп торсын.
Тасма телләр белән сезгә,
Дошманнар сыенмасын.
Якты нур сүнмәсен йөздә,
Мәхәббәт суынмасын. 

Каршылыйбыз бүген синең,
Көтеп алган гомер бәйрәмең.
Якыннарың жыела буген яннарыңа,
Өзеп сиңа чәчәк бәйләмен.
Матур таңда тугангадыр,
Җырлы-моңлы синең куңелең.
Шатлык-куанычлар белән үтсен ул,
Ходай язган барлык гомерең. 

Бәхет таң булып яктыра,
Бәхет көне кош булып сайра,
Бәхет ул дулкын өстендә
Аккош калдырган каурый.
Бәхет кочактагы чәчәк,
Утның, ул ялкынлысы,
Маңгай тиреннән бушаган
Бәхетнең иң олысы.
Онытмагыз, сагать санап тора
Минутларың узып барганнын,
Югалтмагыз мәңге саклагыз сез,
Мөхәббәтнең алтын балдагын.
Айкалмасын, чайкалмасын
Тулып торсын кәсәгез,
Ике тармак роза кебек,
Гел янәшә яшәгез. 

Хәрвакытта шат яшәгез,
Көнегез матур булсын.
Килләчәктә сезнең өчен,
Һәрвакыт шатлык тусын.
Шатлык белән балкып торсын
Һәрвакыт йөзләрегез,
Муллык белән тулып торсын,
Сезнең тормыш кичегез. 

Алып килдек сезгә теләкләрне,
Теләгебез безнең кечкенә.
Бер -берегез өчен тормышта да,
Булыгыз сез таяныч кына.
Пар кугәрченнәрдәй гөрләшеп,
Яшәгез бергә – бергә.
Тату гаилә, тыныч тормыш,
Бездән теләк шул сезгә. 

 Йөзләрегез буген көләч сезнең,
Алдыгызда тормыш диңгезе.
Чын кунелдән котлыйм сезне,
Бер-берегезне ныклы яратагыз
Кабул булсын изге теләкләр.
Тормыш сукмасында юлдаш булсын
Типсен бергә сезнең йөрәкләр.

Сул ягыңда кияу
Тормыш гөлең,
Кадерлә син аны гомергә.
Моңа хэдэр булган мөхәбәтең,
Калсын синен шулай мәңгегә.
Йөзегездә нурлар янсын,
Табынга жыр куй әйдә,
Бөтен яктан теләк яусын
Килен белән кияугә.
Борын бабалардан калган
Бергәләп гаилә кору,
Гаилә корып тигез тыныч,
Матур тормышта тору. 

Исеңдә тот дустым,
Һәрвакытта бул сабыр
Эштә оста һәм батыр,
Сузгә кыска һәм тапкыр.
Син дә тыңла килен,
Сина да бар ике суз,
Ойнең яме, ашның тәме,
Ирең сөйгән хатын кыз.
Гаилә җаваплылыгы
Икегезгә тошә,
Нык саклагыз мөхәббәтне,
Эш шунда гына пешә.
Сезне ихлас тәбриклимен,
Бәхетле тормыш телим.
Олыларга ихтирамлы,
Балаларга игтибарлы булыгыз,
Ныклы гаилә корыгыз
Тигез тату торыгыз,
Устерегез батыр уллар
Уңган һәм матур кызлар.
Менэ шушы инде дуслар,
Әйтәсе килгән сүзләр. 

Ни сөйләргә дип тордым да
Шуны алдым исәпкә,
Башлагыз яңа тормышны
Бу хәерле сәгатькә
Хәзер инде гомергә
Сез икегез гел бергә,
Шулай булу теләкләре
Ничек тели белергә.
Чын куңелдән телим сезгә,
Мәңге бергә булыгыз,
Тормышыгызда чәчәк атсын,
Улыгыз һәм кызыгыз!
Ак фатанны салып иңнэренә
Утырасың табын турендэ,
Бар доньянын шул гузәллеге,
Чагыладыр синең йөзеңдә.
Зарыгып көткән туй көнегез килде,
Бар дөньяны гөлгә, нурга күмде.
Пар балдаклар балкый бәхет юрап,
Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!
Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,
Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.
Яшәгез сез бер-берегезне яратып,
Бу җиһанга сөю нуры таратып! 

Абау дустым!
Бигрәк матур киенгәнсең!
Тьфу! Кузем тимәсен.
Күлмәкнең дә килешкәнен,
Сайлап кия белгәнсең.
Үзгәрде йөрүләрең,
Үзгәрде көлүләрең.
Әллә кайлардан күренә,
Бик бәхетле көннәрең.
Алдагы бәхет көннәрең,
Бәхетле үтсен шулай.
Кияугә гел карап торасың,
Бигерәк яратасын бугай.
Ә син кияу?
Хәзер безнең зур нәселдә,
Кияу булдың түгелме?
Кадерен бел, ким-хур итмә,
Саклый бел безнең кызны.

Уйларыгыз һәрчак бергә булсын
Юлларыгыз булсын гел бергә
Ак бөркәнчек япкан бәхетегез
Тау чәчәктә булсын гомергә.
Шатлык белән тулып торсын
Сезнен тормыш кәсәгез.
Бер тамырдан ускән гөлдәй,
Гел янәшә яшәгез.
Сезнен тормыш юлыгызда
Булмасыннар киртәләр,
Гел бәхетләр, гел шатлыклар
Алып килсен иртәләр. 

Гаилә кору – зур юлларның башы
Юлларыгыз һәрчак ак булсын
Тормышыгыз гөрләп чәчәк атсын
Чәчәкләре мәңге саф булсын.
Васыять шул сезгә миннән:
Киләчәктә кайгыларны уртак бүлегез.
Шатлыкларны матур бала белән
Бишекләрдә алып килегез.
Тормыш бик катлаулы, шуңа күрә
Гадел юлны сайлый белегез
Миннән сезгә шундый теләк –
Бер-берегезне аңлый белегез.
ЗАГС биргән язу – кәгазь бит ул
Ул саргая еллар үтүгә
Саргаймасын сезнең саф мәхәббәт
Балкып торсын гомер-гомергә.
Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дэ нинди сойкемле!
Кузгэ-куз карашып елмаясыз,
Бер гол чэчэклэре шикелле!
Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булыгыз,
Давыл-янгырга бирешми
Гел янэшэ торыгыз!
Котлы булсын туегыз! 

-

  • Есть что рассказать о своем отдыхе в Башкирии? Ваши впечатления и отзывы об отдыхе в Башкирии появятся в блоге. Присылайте рассказы на admin@stomestrf.ru
  • СТОМЕСТ
Автор: therafisone
    avatar
    Разработано R.Production. © 2016.