Делитесь с друзьями!

привет, Гость

    Текст песни:
    Шундый сүзләр кирәк, сөеп, юатырдай.
    Сүнгән күңелләрне назлап уятырдай.
    Канат куеп иңгә, бирешмәскә чиргә,
    Шундый җылы сүзләр ишетәсе килә.

    Шундый сүзләр кирәк, сагыш куа торган,
    Аны ишетүгә кабат туа торган.
    Яшеннәрне куып, кояш чыгарырдай,
    Сабый бала сыман ихлас куанырдай.

    Шундый сүзләр кирәк, өмет бирә торган.
    Чын күңелдән әйтеп, бәхет үрә торган.
    Кирәк ачар өчен алар күңел күзен,
    Үзең гади бул син, алтын булсын сүзең.

    Шундый сүзләр кирәк, тәме бетми торган,
    Шундый сүзләр кирәк, җаннан китми торган.
    Нигә шундый сүзләр әйтелә соң сирәк,
    Җылы сүзләр әйтик, әйтик әле күбрәк.

    Разработано R.Production. © 2016.