Делитесь с друзьями!

привет, Гость

    Ничек ташлап китим, ничек ятим итим
    Сөн буенда үскән талларны.
    Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә-
    Ташлап китә алмам аларны
     
    Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,
    Яшәрмен гел җанны телгәләп.
    Җырлыйм туган якта,
    Җырлыйм сезнең хакта.
    Каеннарым белән бергәләп
     
    Елашырлар инде, җырлашырлар инде-
    Мин талларга туган диярлек.
    Әгәр китсәм алар - өянкеләр, таллар
    Китәчәкләр миңа ияреп.
     
    Туып- үскән шушы җирнең мин бер кошы
    Китәргә дип канат кагынам.
    Кайгы- шатылкларым, шатлык- сагышларым
    Җибәрмәсләр туган ягымнан.

    Разработано R.Production. © 2016.