Караоке - "Сөю җыры " Татарча җыр
Сөю җыры
Эльвира Хәмәтнурова көе
Рамил Чурагулов сүзләре
Бер кем сине миндәй яратмас,
Бер кем сиңә миндәй җан атмас.
Яратмас, җан атмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Җаннар атып һич ярата алмас.
Бер кем синең җаның була алмас,
Бер кем синең ярың була алмас.
Була алмас, була алмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Күңелеңә җырдай тула алмас.
Бер кем сине миндәй сөя алмас,
Юлларыңа чәчәк өя алмас.
Чәчәкләр өя алмас,
Өзелеп-өзелеп теләсә дә,
Миндәй өзелеп сине сөя алмас.