Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Мокэрэмэ" Татар халык жыры, такмаклар

Мөкәрәмә
Такмаклар, Татар халык җыры

Сез дә килгәнсез икән дә,
Без дә килгәнбез икән.
Җаным сөйгән дуслар килгән,
Бер җырлап алыйм микән.

Эй, Мәккә — Мөкәрәмә,
Мәдинә, Мөнәвәрә.
Эчендәге серләреңне
Сөйләмә берәүгә дә.

Кайнәләр кунактан кайта,
Кулларында чумадан,
Чумаданның эчләренә
Сыер гына сыймаган.

Эй, Мәккә — Мөкәрәмә,
Мәдинә, Мөнәвәрә.
Эчендәге серләреңне
Сөйләмә берәүгә дә.

Кайнәләр кунакка бара,
Кулларында сумочка,
Сумочканың эчләрендә
Биш тиенлек булочка.

Эй, Мәккә — Мөкәрәмә,
Мәдинә, Мөнәвәрә.
Эчендәге серләреңне
Сөйләмә берәүгә дә.

Беренче хатын Миләүшә,
Икенчесе — Рәисә.
Өченчесен дә алырбыз
Рәисәсе кәкрәйсә.