Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Жаным жэл тугел сина" Татар халык жыры

Җаным жәл түгел сиңа

Татар халык җыры

Алым жәл түгел сиңа,
Гөлем жәл түгел сиңа;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаным жәл түгел сиңа

Алларым диям сине,
Гөлләрем диям сине;
Алым түгел, гөлем түгел,
Җаннарым диям сине.

Әрәмәдә карама,
Карамада кондыз бар;
Караңгы дип килми калма,
Ай булмаса, йолдыз бар.

Түгәрәк күлдән салкын су
Эчтем җаным көйгәнгә;
Ерак җирне якын итеп
Килдем сине сөйгәнгә.