Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Караоке - "Гармунчыга" Татар халык жыры

Гармунчыга
Татар халык җыры
Ильмира Нагимова башкаруында

Кулларыңда тальян гармун
Әйдә әле, бер тарт әле.
Уйнап үскән, җырлап киткән
Көйләрне сайрат әле.

Шөгер-Арчаларны уйна,
Шахтаны, Сарманнарны.
Уйна гармун, искә алыйк
Илгә кайтмаганнарны.

Уйнат, гармун, җаныбызны
Сагыш сарган көннәрдә.
Шушы моңнар алып кайта
Туган үскән җирләргә.

Алып кайта, алып китә,
Качып булмый язмыштан.
Өзгәләнеп, туган-үскән
Җирдән китеп ялгышкан.

Урам көйләре хәзер дә
Колакта чыңлап тора.
Туган якларга кайтабыз,
Гармуннар тыңлап кына.