Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Салават Фатхетдинов – Каен ауган ( караоке )

Текст песни :
Сандугачның күрсәң иде
Юлга төзелгәннәрен.
Һичкем белми йөрәгемнең
Нигә өзелгәннәрен.

Кушымта:Каен ауган, каен ауган
Кайтасы юларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың кулларыма.

Шыбыр-шыбыр яңгыр ява
Эх, мин үләннәр булсам.
Мин үләннәр булыр идем,
Син бөрлегәннәр булсаң.

Сандугачым сизәсеңме
Талыңны каердылар.
Сине талдан, мине ярдан
Дошманнар аердылар.

Кушымта:Каен ауган, каен ауган
Кайтасы юларыма.
Әле ятларда булсаң да
Кайтырсың кулларыма.