Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Салават Фатхетдинов - Киля ява бер болот ( караоке )

Текст песни :
Килә ява бер болыт
Расих Ханнанов көе
Татар халык сүзләре

Тормыш бит ул бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.
Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Җил булсам, исәр идем лә,
Гөл булсам, үсәр идем.
Алма булып, алларыңа
Өзелеп төшәр идем.
Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.

Абау, аллам, «уф» та димим —
Уфтана димәсеннәр.
Уфтанырга калган бу, дип
Дошманнар көлмәсеннәр.
Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут