Делитесь с друзьями!

привет, Гость

Рифат Зарипов - Юк, кирәкми сүзләр ( караоке )

Текст песни:
Юк, кирәкми сүзләр...Җаның белән генә
Коч әле, коч, иркәм, җанымны
Сүзсез генә...Сихри тынлык аша
Тойыйм әле тиңсез назыңны.

Кушымта:
Тойыйм әле тиңсез сөюеңне
Тансык икәнемне җаныңа
Төр әле, төр мине йөрәгеңә
Ура...Ура сөю җырыңа.

Назлы күңелемнең һәр кылына
Урал, җаным, урал моң булып
Үп әле, үп минем йөрәгемне
Шашып- шашып... Мине шаштырып...

Кушымта:
Тойыйм әле тиңсез сөюеңне
Тансык икәнемне җаныңа
Төр әле, төр мине йөрәгеңә
Ура...Ура сөю җырыңа.

Уралыйкчы икәү сөю-назга
Көнләштереп күктә йолдызларны
Бар дөньяны онытып...Онытылып
Күзебездән алмый күзләрне.

Кушымта:
Тойыйм әле тиңсез сөюеңне
Тансык икәнемне җаныңа
Төр әле, төр мине йөрәгеңә
Ура...Ура сөю җырыңа.

Төр әле, төр мине йөрәгеңә
Ура... Ура сөю җырыңа.

Ура... Ура сөю җырыңа.